ҖЫБЫТКЫ и. сөйл. 1) Сыек ботка, боламык. Ботка түгел, җыбыткы. Әйтем 2) күч. Булдыксыз, эш рәтен белми торган кеше. Җыбыткының эше дә җыбыткы. Мәкаль. Хатының җыбыткы булса, энә-җебеңне үзең тотарсың. Мәкаль. Әй җыбыткы, ачуым да бер килмәгәе. Җиләк кебек егетне Титарай кулына калдырып кайтыр идемме мин! Ә.Камал |