ҖҮНСЕЗЛӘНҮ ф. диал. Юньсезлек кылу, юньсезлек күрсәтү, юньсезгә әверелү; юньсезләнү. Тик Советта жүнсезләнгән бер халык бар, һәммә эштә теңкәгә дә тигән шулар... М.Җәлил

Җүнсезләнә бару Торган саен ныграк җүнсезләнү

Җүнсезләнә башлау Җүнсезләнү юлына басу. Син бигрәк җүнсезләнә башладың әле, малай ---. Казан утлары

Җүнсезләнә төшү Бераз җүнсезләнү

Җүнсезләнеп бетү Тәмам җүнсезләнү. Ул малайлар белән дуслашкач җүнсезләнеп беттем, урлаша, сугыша башладым. Г.Галиев

Җүнсезләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында җүнсезләнү. Җүнсезләнеп йөрүеңне туктатмасаң, берәр чарасын күрербез. Сөембикә

Җүнсезләнеп китү Кинәт җүнсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә