ҖҮНСЕЗ с. диал. 1. 1) Тискәре сыйфатлы, начар эш-гамәлләр кылучы; акылсыз, уйлап эш итми торган; юньсез. Квартира якларын җайлагач, үз яныма алырмын дип уйлаган идем, җүнсез малай качып китте. Ф.Яруллин. Башыңнан чыгарып ат син аны, җүнсез кызый. Р.Батулла 2) Явыз, әшәке. Һай-ла, тәмам җүнсез, денсез кеше икәнсез! М.Хәсәнов. Йөзе кара көйгән җүнсез җан бу юлы да җавапсыз калмады: – Акыл сатма, яме! Мин сиңа киңәшкә түгел, ярдәм сорарга килдем, – дип кенә җибәрде. М.Хәсәнов 3) Начар, мәгънәсез. Җыен җүнсез сүзләр сөйләп, балаларны куркытма, дим... Казан утлары 2. и. мәгъ. 1) Начар, тискәре сыйфатларга ия булган кеше; юньсез. Җүнсез белән тапма да, бүлешмә дә, дигән халык. Р.Мөхәммәдиев. Җүнсез, дигәннәрдер, игелексез, дигәннәрдер, кыз баланы нинди бәхетсезлекләргә дучар иткән бит, дигәннәрдер. М.Хәсәнов. Минем утын абзарының капкасына бер җүнсезе оятсыз сүз язып киткән. Р.Батулла 2) Кемгә дә булса ризасызлык белдереп ачулану, әрләү сүзе. Нурсөя саташкан дигән яманатымны таратасың, җүнсез. Н.Гыйматдинова |