ҖҮНЛЕ-БАШЛЫ с. диал. 1. Әйбәт, таләпләргә җавап бирерлек; юньле-башлы. Тик минем монда җүнле-башлы кәгазь беткән икән әле, Рәҗибә, синең җырлар дәфтәреңдә буш битләр юкмы? Ф.Яруллин 2. рәв. Яхшылап, җентекләп, игътибар белән. Аны-моны тикшереп торыр чак түгел, кемнең кемдә эше бар дигәндәй, җүнле-башлы карамыйча җибәреп куюлары да ихтимал. Г.Ахунов |