ҖҮНЛЕ с. диал. 1. 1) Яхшы; әйбәт күңелле, инсафлы; юньле. Җүнле карчык төннәр буе урман сукмагы таптамый. Н.Гыйматдинова. Тышта җүнле кешенең эте дә йөрмәгән көндә син дә үзеңне йортлы, дәүләтле итеп тоясың. Ф.Җамалетдинова. [Хәмзә:] Безгә каршы сугыш башлагач, җүнле халык түгел инде алар [нимесләр] Ф.Яруллин 2) Әйбәт, яхшы сыйфатлы, затлы. «Актырнакка җүнлерәк әйбер ашатырга кирәк! Ашатырга кирәк!» – ничектер, шушы уй, хәсрәтемне кысрыклап, күңелемә оялады. Н.Гыйматдинова. «Аш» дигәннән, Бәйрутта ашарга җүнле аш таба алмый аптырадык. А.Расих. Утырып язарга җүнле язу өстәле, кием эләргә җүнле шкафы да юк. Идел 3) Булдыклы, белемле, оста. [Хисмәтулла:] Духтырларның җүнлерәгенә күренергә кирәк. Калада белдеклеләре күптер бит аларның... Ә.Моталлапов. – Җүнлерәк балыкчыгыз да юкмыни соң? – ди Мәхмүт. М.Әмир 4) Уңайлы; мөмкинлекләре булган; сыйфатлы, затлы. Монда минем балаларымны үз вакытында ашатасым, җүнле фатирда яшәтәсем килә. М.Хәсәнов. Бишенче бала булганлыктан, сәкедәге җүнле урыннарны миңа кадәр алып бетергәннәр иде. Ф.Яруллин 5) Мәгънәле, нәтиҗәле, яхшы, файдалы. Гайбәт тыңларга яратмыйм, күрше. Сөйләсәң, җүнлерәк сүз сөйлә. Сөйләмәсәң ---, миңа ятарга вакыт. М.Әмир 2. и. мәгъ. Нәтиҗәле, яхшы, файдалы эш, гамәл. Ул тирәгә чакыруның җүнлегә түгеллеген без инде белә идек. М.Хәсәнов |