ҖҮНЛӘП рәв. диал. 1) Әйбәтләп, җиренә җиткереп; юньләп. Аларны укыткан укытучыны да бит үзе дә русча җүнләп белми дип алыштырдылар. М.Әмир. Икенчедән, ул яңа килгән, үзе җүнләп белмәгән кешегә бал сыламакчы булып хурлыкка калды. Г.Ахунов. [Дилбәр:] Һи, җүнләп яумаган карың белән. Җ.Рәхимов 2) Ихластан, саф күңелдән, эчкерсез. Бер бүлмәдә яшәп тә җүнләп, кеше төсле сөйләшмәгәч. М.Вәлиев 3) Яхшылап, төшендереп, җентекләп. Җүнләп аңлатырга да өлгермәдем |