ҖҮНӘЮ ф. диал. 1) Сатыласы әйбернең бәясе төшү, арзанаю; юнәю. Бензин җүнәя, дип сөйлиләр, дөрес микән, кода? Юлдаш 2) Сәламәтләнү, савыгу; тернәкләнү. Балалары бәхетенә җүнәйсен иде 3) Яхшыру, бөтенәю. Тормышлары шактый җүнәйгән Җүнәеп бетү Бөтенләй җүнәю Җүнәеп китү Тагын да бераз җүнәю. Без җүнле милләт түгелме, әллә артык җүнәеп киттекме, безнең андый вак-төякләргә вакытыбыз юкмы, әллә без шул эшләрне майтарырдай кешеләргә мохтаҗмы? Р.Батулла Җүнәя бару Торган саен ныграк җүнәю Җүнәя башлау Җүнәюгә таба бару Җүнәя төшү Бераз җүнәю |