ҖҮНӘТҮ ф. диал. Тырышып, җаен табып булдыру, бар итү, табу; юнәтү. Бик телисез икән, намаз уку урыны җүнәтү ягын да карарбыз. М.Хәсәнов. – Кем тапкан, кем җүнәткән нәрсәләр бу? – Ул [Сәкинә], кулларын җәеп, өй эче җиһазларына ишарә ясады. Н.Хәсәнов

Җүнәтеп бетерү Барысын да, тулысынча җүнәтү

Җүнәтеп кую Алдан җүнәтү

Җүнәтеп тору Һәрвакыт, даими җүнәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә