ҖҮН I и. диал. Көч, хәл, мөмкинлек; юнь ◊ Җүн бирү Мөмкинлек, ярдәм бирү; җае чыгу. Исән булсаң, тазалыгың булса, җүн бирер. Р.Вәлиев. – Менә вәт, җан биргәнгә җүн бирә бит, карчык! – диде Мирхәтим, шаяртып. З.Фәйзи. Фронтка киткән чагында, әти миңа: «Улым, дөнья хәлен белеп булмый, кире әйләнеп кайтмасам, төсем итеп киярсең, исән-сау кайта алсам, җан биргәнгә җүн бирер, баш киеме бетмәс, рәхәтен күреп ки», – дип, үзенең өр-яңа бүреген биреп калдырган иде. А.Хәсәнов. Җүн кылу к. җүн бирү. – Алла җүн кылса, ничек тә сыешырбыз, – дип, ул [Газизә] сәке читенә утырды да яулык очын күзенә тидереп-тидереп алды. Ә.Гаффар |