ҖҮЛӘРЛЕК и. диал. 1) Үз акылында булмау; юләрлек. Җүләрлек төрле була ул, үзалдына сөйләшеп йөрүчеләр бар, җүләрлек белән зур эшләр майтарып атучылар бар. Сәхнә 2) Җилбәзәклек. Унынчыны бетергәч үк, яшьлек җүләрлеге беләндер инде, бер электрикка кияүгә чыккан. Б.Камалов. Асия, әлбәттә, егеткә бу хакта әйтеп тормады. Оялып, кызарды: – Кичерегез мине, Нәҗип абый --- Җүләрлегем өчен ---, – диде. З.Фәтхетдинов. Мәхәббәт җүләрлегенә акыллылар көнләшә. Г.Мөхәммәтшин 3) Кирәкмәгән гамәл; ялгышлык. Әни: – И балам, нишләп мондый җүләрлек эшләдең соң? – дип өзгәләнде. – Шәһәрдә, бер белмәгән җирдә ничек яшәрсең? Ф.Яруллин. [Таҗи:] Нишлисез сез? Җүләрлек бит бу! Ичмасам, [балыкларның] бер-икесен калдырыр идегез. М.Әмир. Дөресрәге, батальон командиры капитан Непейвоның җүләрлеге аркасында [Мотаһар] күзсез калды. А.Хәлим |