ҖҮЛӘРЛӘНҮ ф. диал. 1) Акылдан язу, исәрләнү; юләрләнү. Гөлйөзем апа җүләрләнгән, димә. Н.Гыйматдинова. [Гөлфия:] Ишеткәнсеңдер инде, Заһитың җүләрләнде. Ф.Яруллин

2) Җитдилеген югалту, юләргә сабышу. Әйе, һәркем үзенчә җүләрләнә шул. З.Фәйзи. [Миңлеасия:] Кит әле, җүләрләнмә. Картаеп беткәч, юкны тагын?! Г.Ахунов. Ул хәтта куян, кыр тавыгы ише нәрсәләргә безнең шикелле, җүләрләнеп, мылтык күтәреп йөрми, аларны артларыннан куып, коры кулы белән генә эләктереп ала, диләр. Г.Мөхәммәтшин

3) Кызып китеп, уйламыйча, аңышмыйча эш итү. – Җүләрләнмә! – дип, ике кулын берьюлы селтәде ул [мадам Элизабет]. Э.Касыймов. Гөлниса апаның: «Җүләрләнмә, Гөлүсә! Нишләвең бу?..» – дигән сүзләре дә ярдәм итмәде. М.Хәсәнов. Син, җүләрләнеп, Карасазда йөргәндә, мин «ул үз акылында» дип исбатлар өчен, сиңа өйләндем. Н.Гыйматдинова

Җүләрләнә бару Торган саен җүләрлеге арту

Җүләрләнә башлау Җүләрләнү билгеләре барлыкка килү. Әллә урманда йөри-йөри җүләрләнә башладым инде?! Аманулла

Җүләрләнә язу Җүләрләнү дәрәҗәсенә җитү. Җүләрләнә язып сөйгән җанны Синнән биздерергә тырышам. Ш.Җиһангирова

Җүләрләнеп алу Беркадәр, аз гына вакытка җүләрләнү. Апа кеше, әллә ни булмагандай гына: – Әй, җизнәң бераз җүләрләнеп алды. Р.Сәгъди

Җүләрләнеп бетү Тәмам җүләрләнү, төрле җүләрлекләр эшләп ташлау

Җүләрләнеп йөрү Әле, хәзер җүләрлек күрсәтү. [Хәмдия:]. Йөрде инде, җүләрләнеп йөрде! А.Гыйләҗев. Чәчәкләремне күргәч, кычкырып көлде дә: «Бүтән болай җүләрләнеп йөрмә, яме», – диде. Г.Галиев

Җүләрләнеп калу Нинди дә булса сәбәптән җүләрләнү

Җүләрләнеп утыру Әле, хәзер җүләрлек эшләү. Бар, кайт, җүләрләнеп утырма. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә