ҖҮЛӘР с. диал. 1. 1) Акылга зәгыйфь, тиле; юләр. Ә ул, минем Якутым, җүләр ире артыннан әнә шулай илле ел йөри, белдегезме? Г.Мөхәммәтшин

2) Җиңел уйлаучан, эшнең яки хәлнең асылына төшенмичә генә фикер йөртә торган. Әлеге материал белән шөгыльләнгән кешеләрне дә «җүләр» дип булмый. Тәҗрибәле юристлар. З.Фәтхетдинов. Хәзерге тормышын ташлап, җүләр кеше генә китсә китәр авылдан... Ф.Шәфигуллин. Дөресен әйткәндә, безнең заманда бераз җүләррәк булсаң, яхшырак та әле ул. Сәхнә

3) күч. Беркатлы, гади. Батальонда миндәй «җүләр» егет табылырмы? К.Латыйп. Әйе, мин уйлаганча ук җүләр түгел икән шул Сәлим хан. М.Хәбибуллин

4) күч. Үз ихтыяры, фикере булмаган, нәрсә әйтсәләр дә риза була торган, ни кушсаң да үти торган

5) күч. Мәгънәсез, мантыйксыз, бернәрсәгә дә нигезләнмәгән. Рәхәтлектә йөзәм мин, шуңа күрә башка җыен җүләр уй килә. М.Шабаев. Япон исә бу җүләр кагыйдәгә буйсынмый, ул дүрт сәгать эшләгәч туктый, ял итә, хәл җыя, бер сәгатьтән тагын җиңен сызгана, тагын дүрт сәгать дәвамында эшли, ут уйната. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. 1) Тиле, дивана кеше. Җүләргә кызык – кемнең кем белән ничек кочаклашуын күреп, шуннан рәхәт табып көлә. В.Шугаев. Ә мин бит җүләр түгел, мин бары тик башкаларга охшамаган гына. Ф.Бәйрәмова. Борынгылар: «Адәм баласы акыллы янында – акыллы, җүләр янында – җүләр, исәр янында – исәр, дивана янында – дивана булыр», – ди. М.Хәбибуллин

2) Төпле фикер йөртми, уйлап эш итми торган кеше. Буш басуны сакларга кайсы җүләре кушты сиңа? Р.Батулла

3) Кемгә дә булса ачуланып яки үз итеп, яратып эндәшү сүзе. Кыз башта аңа таба ташланды, аннары исенә килде бугай, әйләнеп, сабакташларына карады, сабыррак атлап китте һәм килеп җитүгә: – Барый, җүләрем, туңгансың бит! – диде. М.Хәбибуллин. Берәр җирең авыртыр, нишләвең бу, Габбани, чү, җүләрем! Ә.Галиев. – Җүләр! – диде икенче бала. – Дию түгел бит ул, Бәргән абый үзе шулай аркылы ятып кайтты. Р.Батулла

Җүләр балык Әйтер сүз таба алмыйча, ык-мык килеп, аптырап, миңгерәп торучы кеше хакында. Тик җүләр балык шикелле торам. Читтән караган кеше Саламторханның патша сарае янында торуын искә төшергәндер. Г.Тукай. Җүләр балык, юка баш. К.Тинчурин. Җүләр нәрсә Башсыз, акылсыз кеше. Анасы тагын, җүләр нәрсә, ышана калган. Г.Камал. Җүләр сату 1) Дөреслеккә туры килмәгән, урынсыз сүзләр сөйләү, үзен юләрләрчә тоту. Кайберәүләр шундый мәсьүл вакытта җүләр сатуы өчен Дөлдел Харисны ачуландылар. К.Тинчурин. Укыган кешеләрне «китап күшәүчеләр» дип, ә үзен «эш кешесе» дигән булып, җүләр сатып йөрде. Ә.Еники. [Диләрә:] Җүләр сатма, Гаян! Н.Гыйматдинова; 2) Юк-бар, кирәкмәс эш белән вакыт үткәрү. Мотоциклыңны бикләп куясы бар, тыр-пыр җүләр сатып йөри алмас идең! Б.Камалов. Җүләр сөяк Буйга үсеп тә, акылга үсми калган кеше. Җүләр сөяк дип йөртсәләр дә, Гали һич үпкәләмәде авылдашларына ---. Казан утлары. Җүләр чир Кирәкмәгән уй, начар гадәт. Ходаем саклагандыр, тиз арындым җүләр чирдән. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә