ҖУЮ ф. 1) Кулында, милкендә булган әйберне, янында булган кешене югалту, нәрсәне дә булса төшереп калдыру яки урлату. Тапканыңа да куанма, җуйганыңа да елама. Мәкаль. Дәрьяларга төшкән энҗе кебек, җуйдым бугай сине, җуйдым сине. Ш.Җиһангирова

2) Берәр төрле сыйфат, рухи халәт тигезлеге юкка чыгу, кимү. Нәтиҗәдә, тормышның ямен җуйдык, җиргә нык беректек һәм... балаларча көнләшеп: «Очынмагыз», – дидек. Ф.Дәүбаш. Әниемнең йөзе үзгәреп китте, курыкты булса кирәк, ләкин тынычлыгын җуймады. Ә.Еники. --- чирмешләрне урыслар тәмам йоттылар, илтабарлары, горурлыкларын җуеп, муеннарына тавык тәпие тактылар. М.Хәбибуллин

3) Тәмам оныту, истән чыгару. Үткәннәрне бүгенгеләр белән тоташтыра кеше хәтере: Мәңгелеккә хәтерен җуйса әгәр, кешелекнең Бетә кадере. Ф.Яруллин. Түзем тел ул [Татар теле] Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда атылса да, ысланса да, асылса да, Җиңү рухын җуймаган ул. Р.Фәйзуллин

Җуеп бетерү Барысын да, бөтенесен дә җую

Җуеп тору 1) Даими рәвештә, әледән-әле җую

2) Вакытлыча, кыска вакытка җую. Секундның күпмедер өлешендә булды бу акылымны җуеп тору, аннары, исемә килеп, бөтен гәүдәм белән майорга таба атылдым. Ә.Еники

Җуя бару Аз-азлап, акрынлап җую; бер-бер артлы җую. Олыгайган саен, кеше үзенә бирелгән җиңеллек, рәхәтлек хисен җуя бара. Ф.Дәүбаш

Җуя башлау Җуярга керешү

Җуя төшү Бераз җую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә