ҖУЕЛУ ф. сөйл. 1) Нәрсәдер төшеп калу, югалу, юкка чыгу. Ялгызның җәясе калса – җуелыр, ырулының угы калса да табылыр. Мәкаль 2) Сакланмау, тәмам таушалып, танымаслык хәлгә килү. Ул кәгазьләрдә хәрефләр борынгы, алары да җуелган, укырлык түгел дип сөйләделәр. Р.Зәйдулла. Аның бу чор иҗатында документаль фактларга нигезләнгән очерк белән художество фантазиясенә корылган хикәяләр арасында еш кына чик тә җуела... С.Сафуанов 3) сөйл. Юк булу, юкка чыгу. Сандугач --- гөл чәчәгеннән башка, үзен чолгаган бөтен дөньяны оныткан шикелле, үз тавышында үзе җуела иде. Ф.Әмирхан. Юаш, но шешә күрсә – бетте, тыела алмый. Акылы җуелганчы чөмерә. М.Юныс. Ә яшьлек гомергә җуелган, Чәчкәсе коелган үләндәй. Ә.Ерикәй 4) сөйл. Бетү, вакытлар узу белән онытылу, хәтердән югалу. Ишленең мең хатасы җуелыр, ялгызның бер хатасы мең булыр. Мәкаль. Үткәндә кичергән кайгылар, газаплар Барсы да онытыла, барсы да җуела. М.Җәлил. Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып, Онытылып калган күп җирләр бар. М.Мазунов Җуела бару Акрынлап, бер-бер артлы җуелу, вакыт узган саен ныграк җуелу. Уйлашкан саен, бармау ягын куәтли торган сәбәпләр берәм-берәм җуела баралар иде. Ф.Әмирхан Җуела башлау Җуелырга тотыну Җуела төшү Бераз җуелу Җуела тору Һәрвакыт яки бер-бер артлы җуелу. Өстәлдәге кәгазьләр бер-бер артлы җуела тора Җуелып бетү Тәмам җуелу, бөтенләйгә җуелу. Әле һаман һавадан җуелып бетмәгән яз җиле кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык һәм тынычлык белән исә ---. Ф.Әмирхан Җуелып тору 1) Әле берсе, әле икенчесе җуелу 2) Әлегә, вакытлыча җуелу. Бу ялварулардан соң теге «кяфер» сурәтләр җуелып торган шикелле булдылар. Ф.Әмирхан |