ҖӨРЬӘ’Т ИТҮ ф. Батырчылык итү, тәвәккәлләү. Аяк очларына басып, поса-курка гына почмактан-почмакка килә, өй тирәсен карап чыга, әмма бакчага керергә җөрьәт итми. М.Галиев. Ягъни син, кеше, кая килеп кергәнеңне белеп кер һәм лаек булсаң гына атлап үтәргә җөрьәт ит! Ә.Еники. – Җәмил бабай кайда, өйдә күренми? – дип, беренче соравын бирергә җөрьәт итте Тимерхан. Г.Ахунов |