ҖӨПЛӘ’Ү ф. 1) Кемнең дә булса сүзен, фикерен хуплау, аның белән килешү. Күк гөмбәзен күзләгән хәлдә, Хәнәфи хатыны сүзен әнә шулай җөпләде, үзе күңеленнән улы Вәсимнең өйдән чыгуын көтүдә булды. Э.Касыймов. Хатыны аның [Харисның] сүзен җөпли, башын сыйпый, алдына аш китереп куя. М.Маликова. – Кешене алай эчерү – хөрмәт күрсәтү түгел, яманлык кылу ул. – Әлбәттә! – дип, картны җөпләде Илдар. З.Фәйзи 2) Берәр сүз яисә вакыйганы, эш-хәлне раслау һәм сөйләүченең сүзләрен ым, сүз белән хуплап бару. Һәм ул, Рифнең «әйе!»сен дә көтмичә, үзенекен җөпләде: – Вәт, сөйләш минем белән. К.Кәримов. Биредә [утырышта] инде, карулашып, үз фикереңне җөпләү мөмкин түгел иде. Х.Камалов. – Әйе, әйе! Шулай булмасам, мондый сөйләшүгә мине җибәрер идемени Радик Хафизович! – дип җөпләргә тотынды тегесе. З.Фәйзи Җөпләп бару Һәр сүзне, фикерне җөпләү, барысы белән дә килешү. Койрыксыз, әйтмә дә инде дигән сыман баш кагып, Әнкә куянның сүзләрен җөпләп бара иде. Р.Батулла Җөпләп кую Сөйләүченең фикерләрен нәрсә дә булса әйтеп хуплау белдерү. – Әлбәттә, шулай, – дип, тыныч, әмма көр тавыш белән аның сүзен җөпләп куйды Җиһангир. М.Маликова. Янындагы улы аның сүзен җөпләп куйды: – Бар, ахфицер әфәнде, бар. К.Латыйп. – Дөрес, – дип җөпләп куйды Вахитов. – Әмма мин Солтангалиев сүзләре белән килешәм. Р.Мөхәммәдиев Җөпләп тору 1) Әле, хәзерге вакытта берәр кешенең сүзен, фикерен яисә эш-гамәлләрен хуплауны ниндидер хәрәкәт яки сүзләр белән белдерү. Кыз, аңа бар күңеле белән ышанып, аның сүзләрен ияк кагып, йөзен яктыртып-сүндереп җөпләп торды. Б.Камалов. Һәм аның һәрбер сүзен диярлек хуплап, ияк кагып җөпләп тордылар. М.Хәсәнов 2) Һәрвакыт, даими җөпләү. Ә үзләре [вәзирләр]: – Сөңгеләр коярга! Угланнар тудырырга! Егетләрне өйрәтергә! – дип, ханның сүзләрен җөпләп торганнар. Р.Батулла Җөпләп утыру к. җөпләп тору (1 мәгъ.). – Ә бит ул чакта сыер саткан акчасын барыбер алып кайтмаганые ул! – диде шунда, моңарчы гел «ы-ы, ы-ы» дип, Фатыйх абзыйның сүзен җөпләп утырган Хафиз карт. В.Нуруллин. Теләсә нәрсә эшләтегез, әмма аның сүзен җөпләп утыра алмыйм. Р.Вәлиев. Председательнең, әйеме дигән сүзенә баш кагып, әйе дип җөпләп кенә утырырга туры килде Фәндиләгә. Г.Ахунов |