ҖӨП с. фар. 1) Икегә калдыксыз бүленә торган; киресе: так. Җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так» дип яз. Г.Тукай. Саннар төрле-төрле бит ул, Җөпләре бар, таклары бар. М.Каюмов. Май ахырында инде, бер метр киңлектәге түтәлдә өчәр рәт калдырып, җөп рәтләрдәге салатны азык өчен алырга мөмкин. Яшелчәчелек. Хәзер тригонометрик функцияләрнең җөп һәм так булуы мәсьәләсен тикшерәбез. Алгебра

2) иск. Пар, ике. Иң ахырга ике-өч җөп көрәшче кала. Ф.Әмирхан. Безнең халыкның «дөньяның җәфасы – җөп, вафасы-тугрылыгы – так» дигән мәкале хайваннарга бөтенләй дә кагылмый... М.Хуҗин

Җөп китерү Туры китерү, шуның кебек итеп ясау, ике әйберне пар итү, парлау. Җөп табу Хуплау, җөпләү, әйбәт кабул итү. Хаклы дип, безнең теләкне җөп табып, Вәгъдә биргән ирде Тәңре күптән үк. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә