ҖӨМЛӘ II а. 1. иск. 1) Барча, барлык, бар. Җөмлә гөлнең нуры китә Сачәк вакытлары үткәч... Г.Кандалый. Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше – күңле бозланган кешедер ---. Г.Тукай. Мин аның алдында чакта җөмлә хәсрәттән азат. М.Гафури 2) Барысы, барчасы, бөтенесе. Таш пулатлар җөмлә дер-дер селкенә ---. Г.Тукай 3) Һәркайсы, һәрберсе. Угырылар бонларны Җөмләләрене багълап, Хайван кеби яткыздылар. Ф.Халиди 2. и. мәгъ. 1) Аерым бер даирә яисә нинди дә булса зат, шәхесләр төркеме. Чөнки Әсман карт, менә дигән дүрт ул һәм өч кыз үстергән кеше буларак, соңгы елларда җылы түр һәм каты чәй яратучы бабайлар җөмләсеннән исәпләнә башлаган иде. М.Әмир. Кешесе бүтән, һәр кич ресторанга эчәр өчен генә тула торган клиентлар җөмләсеннән түгел. Ә.Еники 2) җөмләдән чыг. кил. форм. «Шул исәптән, шул сәбәпле, шулар арасыннан, шулардан» дигән мәгънәне белдерә. Мин инде дөньяда күп нәрсә күрдем, җөмләдән бер-ике эшне сөйләп үтим әле. М.Гафури. Сугыш бетү һәркемнең, шул җөмләдән Зөфәрнең дә язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Ә.Еники 3. җөмләдән кер. сүз функ. 1) Шул уңайдан, сүз уңаеннан. Җөмләдән, шул тарихның сәхифәләрен вакыт төпкелләреннән актарып алыйк булмаса... Р.Низами. Җөмләдән, шул булсын, Анатолий агай җәһәннәмнең түреннән бу юлы да исән кайтты. А.Гыйләҗев 2) Беррәттән, шунда ук. Укуны тәмамлап, университетта эшкә калуга ук, җитәкчем оештырылачак экспедициянең хәстәрен күрә башларга, җөмләдән, маршрутны да билгеләргә кушты. М.Госманов |