ҖӨМЛӘ I и. гар. 1) лингв. Тәмамланган фикерне белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе. Күзе һаман бер җөмләгә тукталды: «Фотоңны күкрәк кесәмдә генә йөртер идем...» А.Юнысова. Шундый аяусыз чынбарлыкта пьесаның персонажлары да кырыс телдә, өзек-өзек җөмләләр белән аңлашалар иде. М.Маликова. Теленең сафлыгы, матурлыгы, җөмләләрнең төгәллеге, гадилеге, әсәрнең мавыктыргыч вакыйгаларга бай булып, үрелеп кенә баруы күңелемне әсир итте. Казан утлары. Өндәү җөмлә. Сорау җөмлә. Хикәя җөмлә

2) сөйл. Сөйләм барышында сүз һәм сүзтезмәләр белән белдерелгән уй, фикер. Соңгы җөмләсен әйтмәсә, Илфатның кәефе кырыласы икән. Б.Камалов. Алар, бер-берсеннән кыенсынган кешеләр кебек, ачылып китә алмыйча, өзек-өзек җөмләләр белән генә сөйләшәләр, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга кыймыйлар иде. Р.Вәлиев. Кыз җөмләсен тәмамлый алмады, тамагына кайнар төер утырды. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә