ҖӨЙСЕЗ с. 1) Җөе булмаган (гадәттә, бәйләнгән, тегелгән әйберләр турында). – Ярар, бабай, без, әти белән сөйләшеп, туйны чигерәбез, син андый һөнәрле оста булгач, безнең өчебезгә өч җөйсез күлмәк тегеп бир, күлмәкләр иртәгә өлгергән булсын, – диләр [патша кызлары]. Әкият

2) тех. Җөе булмаган, тоташ, бербөтен итеп эшләнгән. Полимерның судагы дисперсиясе җөйсез идәннәр ясаганда, бетон һәм измәнең суүткәрүчәнлеген һәм химик тотрыклылыгын арттыру өчен кулланыла. Төзү материаллары. Кайнар килеш прокатлап эшләнгән җөйсез торбалар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә