ҖӨЙЛЕ с. 1) Җөе булган, тегелгән. Татар хатыннары кием-салымның эчен тышка әйләндереп, җөйле ягын тышта калдырып, чайкаганда да шул уңайга чайкап эләләр, ә марҗалар исә, әйләндереп-нитеп тормыйча, тышкы ягы белән юалар да шул килеш эләләр. А.Хәлим. Җөйле ягын тышка каратып элгәндә, кояш нуры киемнең сабын да алып бетермәгән керен ашый... А.Хәлим. Күлмәгенең җөйле урыннарын кабат-кабат сыйпады Камилә, тик, барыбер, берни исенә төшерә алмады. Юлдаш

2) Яра җөе, җәрәхәт эзе булган. Турганов сул җиңен сызганды, терсәк буыныннан астарак бияләй чаклы кызгылт җөйле яра эзе әллә каян беленеп тора иде. Х.Камалов. Әлеге җөйле маңгайлы егет кемнедер хәтерләтте Габдуллага. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә