ҖӨЙЛӘ’Ү ф. 1) Тегү; тегү белән шөгыльләнү. Аның урак ургандагы шаянлыкларын, Сара белән булган дуслыкларын, бергә-бергә күлмәк җөйләүләрен, киндер сугуларын сөйлим. З.Бәшири. Анда, бер якны биләп торган, зур гәүдәле кеше аунарлык иркен өстәл янында, тегүче Насибә нәрсәдер җөйләп азаплана иде. М.Маликова. ...Җиңне минем урман ерткан иде, Ул шул төшкә күзен төшерде, «Җөйли беләм... изүемдә менә Инәм дә бар...» дигән шикелле. Х.Туфан

2) Киемнең аерым бер өлешен тегү яисә ертык-сүтеген ямау. Аклы ситсы күлмәгемнең Якасын җөйләмиләр ---. Җыр

3) Аерым бер ысул белән энәне йөртеп җөй ясау. Юллап җөйләү. Чылбыр ясап җөйләү. Элмәкләп җөйләү

Җөйләп алу Тиз арада җөйләү

Җөйләп бетерү Җөйләүне төгәлләү

Җөйләп кую Җөйләнгән хәлгә китерү

Җөйләп тору Сөйләү моментында җөйләү

Җөйләп чыгу Барысын да берәм-берәм җөйләү; башыннан ахырына кадәр җөйләү

Җөйли башлау Җөйләргә керешү

Җөйли төшү Бераз җөйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә