ҖӨЙЛӘНҮ ф. 1) Яра, җәрәхәт төзәлеп, эзе генә калу. Тездән аста балтырда уч төбе хәтле җир алсу төстә җөйләнеп, тартылып калган иде. Х.Камалов. Берничә минуттан Ирек аның танкта янып җөйләнгән кулын кыса иде инде. Ф.Садриев 2) күч. Рухи җәрәхәт төзәлү, онытылу 3) күч. Берәр сәбәп белән бозылган, начарланган эш-хәл, үзара мөнәсәбәт җайлану, төзәлү 4) Берәр тишек яисә ярыкның нәрсәдер ярдәмендә ябылуы, ягъни аның урынына җөй хасил булу. Кем белә, бәлки, кеше кереп-чыгып йөргән ярык сагыз белән шулай «җөйләнергә» өлгергәндер?.. М.Хәсәнов 5) Нинди дә булса тукымага, киемгә бизәкләр яки хәреф-тамгалар чигелгән яки тегелгән булу. Җентекләп карарга керештем: «Х.З.» дип, ак җеп белән җөйләнгән ике баш хәрефне укыгач: «Хәмидулла!» – дип бар тавышка кычкырып җибәрдем. К.Латыйп Җөйләнә башлау Җөй барлыкка килү, җөйләнергә керешү. Күптәнге, инде чак кына жөйләнә башлаган йөрәк җәрәхәте кабаттан ачылдымыни? М.Хәсәнов Җөйләнә төшү Бераз җөйләнү Җөйләнеп бару Җәрәхәт төзәлә барып, аның урынына акрынлап җөй барлыкка килә башлау, акрынлап җөйләнү. Яра урыны җөйләнеп бара, бернинди куркыныч юк кебек. Х.Камалов. Кирәкми бу хәл аңа [Бәхтияргә], җөйләнеп барган җәрәхәтләрен генә кузгатып җибәрмәсме?.. М.Хәбибуллин Җөйләнеп бетү 1) Тәмам җөйләнү, җөе генә калу 2) Бик күп җөйләрдән тору, җөй баскан булу. Тән җөйләнеп беткән – яра баскан... Н.Арсланов Җөйләнеп калу Җөй барлыкка килү Җөйләнеп килү Акрынлап җөйләнү |