ҖӨЙ и. 1) Тукыма, тире һ.б. нәрсәләрнең кисәкләрен бер-берсенә тегеп беркеткән эз. Ямавы бар, җөе юк. Табышмак. Биредәге керләр тышкы ягы белән, җөйләре эчтә калдырылып эленгән иде. А.Хәлим. Кыйгач тукыманы уң яктан каеп, тискәре якка әйләндерәләр дә, каеган җөйне каплатып, күренми торган итеп тегеп куялар яки уң яктан элеккеге җөй эзеннән кайыйлар. Йорт эшләре

2) Тегүдә энә атламы, энәне бер чәнчеп алу белән икенче чәнчеп алу арасы. Тегү эшен дөньяда иң җаваплы һөнәр дип санаучы, һәр җөен уйлап-нечкәләп ясый торган Насибә өстәле янында тураеп басты, энәсен чәнчеп куйды ---. М.Маликова

3) Тегү яки чигүдә тукыма өстендә энә йөртү; җөй салу ысулы. Сабак сыман җөй белән, гадәттә, чәчәк сабакларын чигәләр. Йорт эшләре. Болар [чәчәкләр] барысы да тамбур җөе белән яшел, сары, чия кызыл кебек ачык төсле тукымаларда башкарыла. Идел. Тамбур җөе. Кузла җөе

4) Берничә кисәктән ялгап эшләнгән әйберләрнең тоташкан урыны; җек. Үзең беләсең бит, Зәйтүнә, торбаларның бер җөе генә ярылса да, күпме хезмәт юкка чыгачак. М.Маликова. Бер эшсез кеше кебек, түшәмдәге ярыкларга, җөйләргә, почмактагы обой җыерчыкларына, шкаф җекләренә, идән ярыкларына кадәр күздән кичерде. Р.Вәлиев. Идәннең җөйләрен кысу – нык түземлек һәм осталык сорый торган эш ул. Йорт эшләре

5) Операциядән яки ярадан соң тәндә калган эз. Карар күзгә сөйкемле ул [Кәримә], буе-сыны килешле, йөзе чиста, дөрес, нәкъ чигә сөяге өстендә битен нәрсәгәдер эләктереп ертудан калган җөй эзе бар, ләкин ул зарарсыз, аз гына беленеп тора... Ә.Еники. Күрәсен күргән икән бу тән, хәтта артыгын да, дип уйлады Шәйдулла, Мирзаның күкрәгендәге һәм аркасындагы яра җөйләрен сыпыргалады. М.Хуҗин. – Күптән түгел генә кызы кайтып китте бугай аның, – диде Разыя, сөрмәле күзләрен врачның яңагындагы зур җөйгә төбәп. М.Шаһимәрдән

6) Нинди дә булса бер җирлекнең ярылган, ергаланган, җәрәхәтләнгән урыны. Аксый-аксый, «җөй» буйлап атлыйм. Шушы кечкенә генә яра да басуны шактый зарарлап өлгергән: ике яклап та әллә ничә адым җирдә бодай бөтенләй кәрлә, ә беткән төшендә – зур бер пеләш мәйдан. И.Низамов

7) лингв. неол. Ике сүз, нигез белән аффикс (морфемалар) тоташкан урын. Өченче синтагмада исә беренче җөйдә [п] һәм [б] фонемалары чиратлашса, икенче җөйдә -лы комплексы нуль фонема белән алышынды. М.Зәкиев

Җөенә чөй кагу Эшне бозу, эш-гамәлләренә аркылы төшү. Җөен җөйгә китерү 1) Тигез атламнар белән, тигез җөй салып тегү; 2) Бөтен төр эшләрне дә, шартларын китереп, пөхтә, оста итеп эшләү. Әнисе терәүне дә җөен җөйгә китереп обойлаган булган да ---. Ф.Шәфигуллин; 3) Оста, матур итеп, тәмен белеп сөйләү. Җөен җөйгә китереп, сәлам бирдем. Т.Галиуллин. Җөй сүтә башлау Бөлә, ярлылана, бирешә башлау. Гаделша гаиләсе дә җөй сүтә башлады. Р.Ишморатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә