ҖӨББӘ и. гар. Мөселманнарда ирләр өс киеме, җиләннең бер төре. Өстенә – җөббә, башка – зәңгәр фәс, күзгә – күзлек, аякка ботинка кигән, авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борынын күтәреп барган бер мәгърур шәкерт. Г.Тукай. Кинәт [Тимер] кылычын чишеп ташлый, җөббәсен сала. Р.Батулла. Аның [Тәхтәһү Мансурның] өстендә яхшы постаудан тегелгән озын җөббә, башында җәйге каракүл бүрек, аякларында ялтыравыклы әмерхан читек-кәвеш. Г.Лотфи |