ҖОФАР и. 1. Бөҗәк ашаучылар отрядыннан, озын борынлы, хуш исле сыекча бүлеп чыгара торган, ялтыравык мехлы су җәнлеге; русчасы: выхухоль. Җофарны яшерсәң – исеннән беленер, белемне яшерсәң – телдән беленер. Мәкаль. [Дошман җиңсә] Җиребездән качар коланнар, Күлебездән китәр җофарлар, безнең өстән китмәс томаннар. Н.Исәнбәт. 1983 елдан башлап, бөҗәк ашаучыларның тагын бер вәкиле – җофарның очравы турында бер мәгълүмат та юк. Җофар Татарстанның, Россиянең --- Кызыл китабына кертелгән. Н.Рәхимов

2. с. мәгъ. 1) Җофар сыекчасы кушып эшләнгән. Менә әйбәт гатырша май, менә җофар сабыны. Т.Гыйззәт

2) Хуш исле. Түргә үтте, кереп, Ак кояшлы язның Сирень исле җофар җилләре. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә