ҖОТ и. 1) Җир кинәт туңып яки кар белән капланып, малларга ашарга үлән калмау сәбәпле, аларның күпләп кырылуы, хайваннарның ачлыктан күпләп үлеме. Гидай казакларның ялгыз-ярым маллары җотның беренче көннәрендә үк аякларын суздылар. И.Салахов. --- яман бозлы бер көздә аның күп хайванын җот һәлак кылды. Г.Ибраһимов. Илгә җот килде, тибеп ашарга мөмкин булмаганга, малның бик күбе һәлак булды. Г.Ибраһимов 2) диал. Илгә килгән ачлык 3) диал. Ашауга комсыз кеше. Җот – йортсыз калыр. Мәкаль. Җот кешегә хәт кунмас. Мәкаль |