ҖОРЛЫК и. Җор булу; шаяртып сөйләшү осталыгы. Тик ул моңарчы очраган йорт ияләренә охшамаган, карашында – ниндидер җорлык, хәйләкәрлек. Р.Зәйдулла. «Казан сөлгесе»ндәге шаянлык, җорлык белән «Зәңгәр шәл»дәге трагизм – ут белән су бит инде ул. Ф.Яруллин. Ул шактый ук җор телле карт булып чыкты, җорлыгы вакыт-вакыт ирония белән дә аралашкалый иде. Ф.Хөсни |