ҖОР I с. 1) Сүзгә тапкыр; шук, шаян телле. --- Сабан туе шау-шуы басыла төшкәч, телдән-телгә күчеп һәм җор телле кешеләр тарафыннан бераз куертылып өлгергәннән соң гына, Ахуновка бер хәбәр килеп җитте... Ф.Хөсни. Нияз – җор сүзле, шаян табигатьле, шат күңелле малай. Д.Каюмова. Җырыклының җор күңелле, пычак телле, мәзәккә бай һәм сугышчан халкы арасында капитан Миңлебаев нигез салып урнаша алмады. З.Хәким 2) Шаян, шаяртулы. --- аңардан чак кына өркебрәк йөрүче авыл агайлары – җор сүзгә җаннарын бирергә әзер Мәтәскә кешеләре – Сәфәргалинең кыска, үтемле --- «йомгаклау реченнән» үтә дә ачылып киттеләр. Ф.Хөсни. Яшьләр, капчык тулы машиналар белән килеп туктап, җор сүзләрне юмарт әйтә-әйтә, килен-кызларның шаян җавапларыннан көлә-көлә, аерым ташыдылар. И.Низамов |