ҖОМГА и. гар. 1) Атнаның пәнҗешәмбе белән шимбә арасындагы бишенче көне. Җомгасын да җомга, кайтуын да бер генә көнгә кайткан. Шулай да көн буе сөрән сугып тик йөрисе түгел әле. Г.Бәширов // Җыелып, намаз укый торган изге көн. Бер җомгада, карт-корыны җыеп, Коръән укытып алды. Г.Гыйльманов 2) дини Җомга көнне җыелып укыла торган төшке намаз. Бу маҗаралардан ике җомга мөкаддәм. К.Насыйри. Икенче көнне җомга алдыннан, вәгъдә иткән хезмәт хакын алырга дип --- киттем. Г.Бәширов |