ҖИЯК и. 1) иск. Киемнәргә, тегеп, бизәк төшерер өчен кулланыла торган тар ефәк шнур. [Чапан] Җилән шикелле, эчле-тышлы була һәм әдепле була: әйләнәсенә җияк тоталар ефәктән, ул җияк шнур кебек нәрсәдер. К.Насыйри 2) Кече хәрби составның җиңенә яки погонына аркылы тегеп куелган тар тасмадан гыйбарәт аеру билгесе: русчасы: лычки. Бар солдатның да погоны андый булмый икән, «яфрәтил» погонына гына шундый аркылы җияк тегәләр икән. Димәк, әтиебез ефрейтор булган. М.Әмир |