ҖИҺАН и. фар. 1) Дөнья, җир өсте. Мин тәмам гиздем җиһанны, кайда-кайда йөрмәдем, Тик шул алтыннан бәла, шайтан-фәлән һич күрмәдем. Г.Тукай. --- аның татар тормышына багышланган язмаларын укыганда да бөтен дөньяны күргәндәй һәм җиһанның яңадан-яңа серләрен ачкандай буласың. Ф.Баттал

2) Галәм, космос. Әй син, телем, туган телем, тамыр телем. Җиһандагы һәрбер җисем, һәрбер матдә, исемем бар дип, гүя сиңа рәхмәт әйтә. Л.Шагыйрьҗан. --- Җирдә, адәм баласының яшәү ареалында, төгәл, бәхетле тормыш кору өчен күпме эшлисе, күпме көч түгәсе бар, ә без һаман күккә – җиһанга омтылабыз. М.Юныс. Романда әлеге артий кабиләләренең барысы да – җиһандагы иң югары дәрәҗәле затлар, расалар дигән фикер ярылып ята. Ф.Урманче

Җиһан корткыч Астыртын рәвештә кемнең дә булса хисабына яшәүче, хәйлә белән көн күрүче. Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар, Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар. Г.Тукай. Җиһан сарае Җир өсте, җир йөзе. --- кояш чыгуы җиһан сараена әллә нинди тылсымлы матурлык бирә ---. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә