ҖИҺАЗЛА’У ф. к. җиһазландыру. Подвалларны җиләк-җимеш өчен төрле стеллажлар, яшелчәләр өчен буралар белән җиһазларга мөмкин. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү. Нәүрәпләр казыганда, җылытылган сарайлар төзегәндә, җимеш һәм яшелчәне саклау өчен, подваллар һәм башка биналар җиһазлаганда, аларны төп яклары белән төньякка каратып урнаштыралар. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү

Җиһазлап кую Тиз арада җиһазлау; җиһазланган хәлгә китерү. Бүлмәне җиһазлап кую

Җиһазлап тору Һәрвакыт, гел җиһаз белән тәэмин итү

Җиһазлап чыгу Барысын да җиһазлау; һәрберсен җиһазлау; башыннан ахырына кадәр җиһазлау

Җиһазлый башлау Җиһазларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә