ҖИҺАЗЛАНДЫРУ ф. 1) Йортны, кабинетны, офис, сәүдә павильоны һ.б.ш.ны кирәкле җиһаз белән тәэмин итү. Мәчетне җиһазландыруны Башкортстан хөкүмәте өлешчә үз өстенә ала, хәтта мәчет өчен бәллүр шәмдәлләрне дә Мортаза Рәхимов үзе бүләк итә. Ф.Бәйрәмова 2) Уку-укыту процессы яки эш өчен кирәк булган приборлар, станоклар, әсбаплар белән тәэмин итү. Физика һәм химия кабинетларын җиһазландыру Җиһазландыра бару Аз-азлап җиһазландыру Җиһазландыра башлау Җиһазландырырга тотыну Җиһазландыра төшү Бераз җиһазландыру Җиһазландырып алу Тиз арада җиһазландыру Җиһазландырып бетерү Тулысынча җиһазландыру Җиһазландырып кую Җиһазландырылган хәлгә китерү Җиһазландырып тору Даими, һәрвакыт җиһазландыру |