ҖИҺАЗ и. гар. 1) Көндәлек тормышта кулланыла торган һәртөрле мебель; йорт кирәк-яраклары һ.б. әсбаплар. Чыннан да, бу җиде могҗизаның берсен төзүчеләр һәр мәрмәр кисәгенә, аның күләменә, һәр җиһазга гаҗәп зур әһәмият биргәннәр. М.Юныс. «Кешене киеменә карап кабул итәләр» дигән сүз бар. Җиһаз – өйнең киеме бит ул. Ф.Яруллин. «Болгар» номерында – Тукай бүлмәсе. Бик гади җиһаз – өстәл, ике урындык. Р.Ишморат

2) Берәр төрле эшкә, эшчәнлеккә кирәкле әйберләр, хезмәт кораллары, радио-электрон приборлар, техник әсбаплар һ.б.ш. Теплоход уртача зурлыктагы заводның барлык җиһазларын берьюлы сыйдыра ала. М.Юныс. --- чолан сыманрак җирдә өелеп яткан химия җиһазларын һәм реактивларны тәртипкә китереп, --- лаборатор эшләрнең һәрберсен җиренә җиткереп үткәрергә тырышам. З.Мифтахов. [Аның] Үз бригадасына алган бораулау җиһазларын запас итеп җиргә күмеп куюы --- герой характерының каршылыклы яклары. С.Сафуанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә