ҖИҺАД и. гар. 1) Изге сугыш; дин хакына сугыш; изге көрәш. --- тышкы яктан боларның барысын «ислам дине хакына җиһад» байрагы белән каплап, үтә «изге» төскә кертәләр. З.Мифтахов. Татар халкының, милләт буларак сакланып калу өчен, җиһадтан иҗтиһадка, мәгърифәтчелеккә күчү чоры башлана. Ф.Бәйрәмова

2) Сугыш, кырылыш. Кычкырыйк без берьюлы: Бетсен сугыш... Бетсен җиһад. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә