ҖИТҮ I ф. 1. 1) Пространствода билгеле бер урынга килү, нәрсә белән булса да тигезләнү, якын ук килү. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман. Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит – Казан! Г.Тукай. Кызу-кызу атлап, бер чатка җиткәч тә, ул үзе башлап туктатты. Ә.Еники. Өйгә җиткәндә, күңел сизенде: ул подъезда көтеп торадыр. З.Хәким 2) Нәрсәнең дә булса озынлыгы, киңлеге белән тәңгәл булу, башка берәр нәрсә белән тигез булу. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре һәм аяк йөзенә җиткән эре чәчәкле күк атлас халаты белән ул әллә каян ук балкып күренә... Ә.Еники. Казышыр иде – чокыры тирән, буй җитмәс шул. Т.Әйди. Бригадир: «Борыныңа җиткән корсагың белән урак уруы кыендыр...» – дип, күпме үгетләсә дә, Динә кулындагы урагын бирмәде. К.Кәримов 3) Хәрәкәттәге кешене яки транспортны куып килеп, аның белән тигезләнү. Әтисен куып җиттем дигәндә генә, малай абынып егылды 4) Билгеле бер вакыйга, ел фасылы, көн дәвамындагы иртә, кич, таң һ.б.ш. кебек вакыт аралыгы якынлашу, башланып китү. Көз җиткәч, кердем бакчага, көнбагыш җыярга дип. Г.Зәйнашева. Өйлә җиткәч, Мәскәү елгасына төшереп, су эчереп кайтыр идем. М.Юныс. Ә инде кыш җитеп, тыкрыкларга җилләр, тырышып, кар ташый башласа, Әүхәди үз өенә терәп үк тау ясарга тотына... Ф.Яруллин 5) Нәрсә дә булса билгеле бер чиккә кадәр үсү, күтәрелү, арту, югары ноктага менү. Бу балыклар елгаларда көтүләре белән йөзеп йөриләр, зурлыгы сирәк кенә 30 см га кадәр җитә. И.Рәхимов. Кайбер агачлар 10 метрга җиткән була. М.Юныс. Нектар составында су 20 %ка кадәр кимегәч, умарта кортлары кәрәз күзәнәкләрен өскә кадәр җиткәнче тутыралар һәм аларны нечкә балавыз капкач белән томалап куялар. Умартачыга ярдәмлек 6) Сан, күләм ягыннан канәгатьләнерлек булу, кирәк кадәр булу. Йорт салырга уртача берничә дистә мең кирпеч җитә. М.Юныс. Шушы күләмдәге азык умарта кортларын кышын тукландыру өчен генә түгел, бәлки, язгы чорга да (10 – 15 әр кг) җитә, бу исә умарта кортлары семьяларының үсеше өчен бик мөһим. Умартачыга ярдәмлек 7) Билгеле бер яшькә якынлашу, билгеле бер яшьне тутыру. Кайсыбыз җитәр сиксәнгә? Менә бит сорау кайда! ...Ә шулай да барыгыз да Сиксәнгә җитсен иде. Г.Рәхим. Син дә кырык бишкә җитәсең. Ф.Яруллин. Нәтиҗә буларак, хатын-кыз ялгызлыкка дучар, бик бәхетлеләре генә, кырыкка җиткәндә ничек кирәк алай кияүгә чыгып, иллегә кадәр бала таба... Н.Измайлова 8) Нәрсәнең дә булса югары стадиясенә якынлашу, соң чиккә кадәр киеренкеләнү. Ул законнарның язылганы да, язылмаганы да кайчак көлке дәрәҗәсенә җитеп, ахыр чиктә бичара хатын-кызның үзенә каршы бер явызлыкка әйләнә бара. Н.Измайлова. Эчке спазма бөтен гәүдәмне шартлап өзелерлек дәрәҗәгә җиткән бер нерв җепселенә әверелдерде. З.Хәким 9) Билгеле бер вакытка кадәр сузылу, бетмәү. Алар мәңгегә җитәр дип өметләнә идек. М.Юныс. Гомумән, әйберләрнең сыйфаты «ах» итәрлек түгел монда, бездә бер таба утыз елга җитә иде, монда ел саен алыштырырга кирәк, 20 – 30 доллар әле ул. Н.Измайлова 10) Кемгә дә булса барып ирешү, әйтелү, тапшырылу. Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе Җитсен иде һәрбер күңелгә, Җилләр, сулар тавышы шикелле үк, Үзләренең асыл телендә. Х.Туфан. Мин бу манараны яңабаштан үзгәртеп кордым, яшерен ишекләр куйдым, аулак бүлмәләр ясадым, --- берәү белгәнен икенче белер, өченчегә җитәр, анысы илгә таратыр, манарага үзегез генә керсәгез иде, Ханиян. М.Хәбибуллин 11) Кирәк хәтле, кирәкле күләмдә булу. Аз да җитә, күп тә бетә, бергә торганга ни җитә. Мәкаль. Америка кебек илдә, нинди генә аз хезмәт хакы алсалар да, тамак туйдырырга һәм киенергә барыбер акчасы җитә. Н.Измайлова. Ә иң кыены: акча җитми башлады. Ф.Яруллин 12) Балигъ булу, өлгерү. Мин туташ булып җиткән идем инде һәм аңа ихтыярсыздан кызыксынып карый идем. Ә.Еники 13) Озын булып үсү. Малайның тырнаклары җиткән, тәннәренә кисеп кергән. Ә.Фәйзи 14) Берәр төрле гозер, үтенеч белән, түбәннән башлап иң югары органнарга кадәр мөрәҗәгать итүне белдерә. Монда сөйләп кенә туктап калмам, министрга кадәр җитәрмен. З.Мансур 15) Нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү, вазифа буенча югары күтәрелү. Дөрес, Галия Гафаровна – уңган һәм кешелекле врач, югалып калмады, абруй казанды, Республиканың баш акушер-гинекологы дәрәҗәсенә җитте. М.Маликова 16) җитмәү юкл. форм. Кирәкле сыйфатта, тиешле дәрәҗәдә булмау. Угрының урларга кулы җитәр, урладым дияргә йөрәге җитмәс. Мәкаль. Мин беләгемне ычкындырмакчы булып карадым – көчем җитмәде, телем белән дә берни әйтә алмадым. Ә.Еники. Картаю торгынлыгы, яңалыкны аңларга көч җитмәү менә шушыдыр инде, дип уйлап алгач, корабның каюталарын --- тикшерергә керештем. М.Юныс // Кирәк хәтле, кирәкле күләмдә булмау. Җир аз булганлыктан, үз икмәгебез бервакытта да яңага хәтле җитми торган иде. Г.Бәширов. Суларга һава җитми, урамга чыгасы килә. М.Маликова. --- хезмәт хакы очын-очка ялгарга җитмәгәч, ул өенә аракы алып кайтып куя, аны төнлә тугарылып киткән егетләргә кыйбатрак бәягә сата иде. Р.Зәйдулла 17) сөйл. юкл. форм. к. җитешмәү (12 мәгъ.). Әллә моның җитми микән? 18) җитмәгән юкл. форм. Алда атап үтелгән берәр ярамаган нинди дә булса эшкә яки хәлгә тагын нәрсәдер өстәлгәнне белдерә (гадәттә ризасызлык төсмере белән әйтелә). Ә ир дигәне, карт булуы, эчкече булуы гына җитмәгән, эшләргә дә теләми – эшләр өчен өйләнгәнмени ул бай хатынга! Н.Измайлова. Ашатып-эчертүе генә җитмәгән, көчли-көчли, күчтәнәчен тыгып җибәрә. Ф.Яруллин 2. хәб. сүз функ. Канәгатьлекне белдергәндә кулланыла, аннан артыгы кирәкмәүне аңлата. Бәхетгәрәй исән, Бәхетгәрәй мине онытмый – миңа шул җиткән! Ә.Еники. Ул минеке булса, шул җиткән. З.Хәким. Хәер, тегеләргә аның эше кирәкми дә, үз вазифасын үтәсә, шул бик җиткән бу авыр заманада. Н.Измайлова 3. ярд. ф. функ. 1) Эшнең төгәлләнүен белдерә. И күңелле әби белән! Килеп җиттек базарга. Г.Зәйнашева. --- айгыр кушаяклап алга ыргылды. Иллә оста Әхмәт Әмирнең атын бик тиз куып җитте һәм йөгәненә ябышты. М.Хәбибуллин. Куян, ау этләрен күрсә, озын-озын итеп сикереп чаба да, этләрне алдау өчен, --- җиргә поса, ә этләр аны куып җитеп узып китәләр. Хайваннар дөньясы 2) -рга/-ргә ф. форм. белән килеп, эшнең чак эшләнми калуын белдерә. Еларга җитү. Ташланырга җитү 4. җитте, җитәр ы. функ. Нәрсә дә булса эшләүдән яки ниндидер сүз әйтүдән тыюны, туктатып калуны белдерә. [Хәсән:] Җитте, узынма. Бар, кереп, чәй эч. Т.Миңнуллин. Җитте, бертуктаусыз киреләнүеңне ташла! ◊ Җитеп арткан (ашкан) «Артыгы белән» дигән мәгънәдә. Телгә бик оста, дөнья хәлләре белән бик кызыксынып бара торган тынгысыз кыз иде ул. Шуның өстенә кыюлыгы да җитеп ашкан иде. В.Нуруллин. Җитмәгән җире юк 1) Һәр яктан да камил. Буе зифа, акылы камил, бер җитмәгән җире юк аның; 2) Теләсә кая тыгылучы, күпне белүче кешегә карата әйтелә Җитә калу Берәр эшкә сәбәпче булу. Боларга җитә калды. З.Хәким. Мондый сүзләр яңа күзе ачылып килгән, хыялланырга яраткан яшь күңел өчен җитә кала иде. Ә.Еники Җитә тору Даими рәвештә җитү, вакытында, кирәк кадәр булу. Килә тора, китә тора, кирәгенә җитә тора. Мәкаль. Акча бездә күп түгел, кирәгенә юк түгел, Килә тора, китә тора, кирәгенә җитә тора. Н.Исәнбәт Җитеп бетү Тулысынча җитү. Капитанның имзасы гына җитеп бетмәс шикелле тоелды безгә. М.Юныс. --- хәзерге заманның җитлеккән шәхесенә еш кына гадәти мәхәббәт җитеп бетми, --- ул, үзе дә аңлап җиткермәстән, универсаль хискә, ничектер, «икеләтелгән» --- хискә омтыла. Тигез гомер итегез! Җитеп килү 1) Акрынлап якынлашу, килеп җитә язу. Җитеп килә инде аның җитмеш яше. Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче. Г.Тукай. Пароходларга алмашка теплоходлар килде. Хәзер теплоходларның үзләренә үлем чираты җитеп килә. М.Юныс. Вәгъдә көне дә җитеп килә, түземлек тә төкәнә башлады. Г.Бәширов 2) Акрынлап җитлегү, балигъ булу. Хәзер инде әнә үзләре угланнар үстерәләр, моның янына Назлыгөле җитеп килә. М.Хәбибуллин. Аннары ул үзе дә мине җитеп килгән кыз итеп күрми иде шикелле. Ә.Еники. Нәфисә – инде җитеп килгән кыз, күкрәкләре дә бөреләнгән, сыны уйнап тора... Р.Зәйдулла Җитеп тору 1) Әлегә җитү, хәзерге вакыт өчен канәгатьләнерлек булу 2) Һәрвакыт җитү; җиткән хәлдә булу. Хезмәт хакы аның һәрвакытта зур булды, иркен, мул гына яшәр өчен җитеп торды. Ә.Еники. Менә ул матур күзләрнең иясе – бик вак бөдрәләре тузгынып, күперенеп, иңнәренә җитеп торган кыска гына кап-кара чәчле 17 – 18 яшьлек кыз. Ф.Әмирхан 3) Артыгы белән җитү, бу кадәресе дә җиткән булу. Коръән укытырга ике сум да җитеп торыр. Ш.Камал |