ҖИТМЕШЕНЧЕ сан Рәт, тәртип белән санаганда җитмеш урынында килә торган тәртип санын белдерә. Утызынчы елда да шулай иде Ф.Хөсни, илленче елда да, җитмешенчедә дә... М.Мәһдиев. Алтмышынчы-җитмешенче еллар әдәби хәрәкәтендә Ш.Маннур ничәмә еллар буе поэзия белән яшәгән иҗатчы барыннан да бигрәк прозаик буларак катнаша. З.Рәмиев. Егерменче гасырда кешелек кавеменең, өлешчә, шактый зур тизлек белән түбәнлеккә төшә баруы утызынчы елларда герман рухының фашистлануы, җитмешенче елларда Чили феномены --- белән бәйләнмәгәнме? Д.Вәлиев |