ҖИТМЕШ сан 1. Җиде дистәдән гыйбарәт сан; шул санны, аның микъдарын, цифрын белдергән атама. Ай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без. Җыр. Без җитмеш елга якын йорт салудан мәхрүм яшәдек, авыл җирендә төзү материалы, акча җитми иде. М.Юныс. Адам Олеарий язмасының беренче вариантында татар җиһангиры Мамон --- җитмеш татар патшасы белән дөньяны яулап алырга килгән диелә... Ф.Бәйрәмова 2. рәв. мәгъ. 1) Кат-кат, кабат-кабат, бик күп. Җитмеш тапкыр аңлатсаң да төшенми 2) Күп төрле, төрле-төрле. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Мәкаль. Җитмеш кабат күлмәк аркылы тәннәре күренеп тора, ди бит. Ш.Камал. Бал – җитмеш авырудан сихәт ◊ Җитмеш җиде төрле Бер карасаң – бер төрле, икенче карасаң – икенче төрле; әллә ничә төрле. Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең Җитмеш җиде төрле ялгавы. Г.Тукай. Җитмеш яшәр Карт, өлкән. Чынлап та, ник кирәктер җитмеш яшәр ул бабайга тегермән? Ф.Хөсни |