ҖИТМӘҮЧЕЛЕК и. 1) Сату-алу эшендә, сәүдә өлкәсендә керемгә караганда чыгымның артып китүе, ялгышлык я булмаса урлау сәбәпле, акча яки товарның исәптәгедән кимрәк булуы. Әлбәттә, вак-төяк растрата, җитмәүчелекләр генә аны куркытмый. Ә.Еники 2) сөйл. Тормыш өчен кирәк-ярак әйберләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, мохтаҗлык. Алар, артык кабаланмыйча, тормыш җитмәүчелекләренә, язмыш кыерсытуларына бәрелеп-сугылмыйча, дөнья көтәләр, кызлар үстерәләр. Ф.Яруллин |