ҖИ’ТМӘСӘ кер. сүз Болай да ярамаган бер эш-хәлгә тагын нәрсәдер өстәлгәнне белдерә; шуның өстенә, өстәвенә, шуңа өстәп. Җитмәсә, карап торучылар җыелды: сугышны тамаша кылырга, залдан берничә кеше, поварлар һәм официантлар чыккан иде. З.Хәким. Җитмәсә, теленә салынып маташкан булмаса икән! Ф.Хөсни. Җитмәсә тагы, киртә арасыннан күрше малайлары – Тәлгатьнең иптәшләре – күзләрен яндырып карап торалар. Ф.Хөсни |