ҖИТЛЕККӘНЛЕК и. 1) Карында, йомыркада нормаль үсеп җитү; өлгерү. --- икенче яктан, ай – җитлеккәнлек, өлгергәнлек символы. Э.Галиева. Кош балаларының борынлап чыккан вакытка физиологик җитлеккәнлек дәрәҗәсе буенча, кошларны ике төркемгә бүләләр: йомырка эчендә җитлегүче кошлар һәм ояда җитлегүче кошлар. Биология 2) Аңлы, киң карашлы, белемле булу. Бу очракта башка закон: әхлакый дорфалык тудырган колонизаторлар телен өстен кую, алар телендә сөйләшүне үзенә күрә җитлеккәнлек, культурага ирешү дип санау идарә итә башлый. М.Юныс. Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую Язучылар берлеге җитәкчелегеннән зур активлык, җитлеккәнлек һәм интеллект сорый. Ватаным Татарстан 3) Мөстәкыйль яши, эшли алырлык дәрәҗәдә үсеп җитү; балигъ булу 4) күч. Нык үсеш алу, алга китү. Яшь буынның җитлеккәнлеге 5) күч. Нинди дә булса эш-шөгыль өчен тулысынча әзерлекле булу, профессиональ осталык, өлгергәнлек. «Театраль җитлеккәнлек» шәхеснең яшенә бәйле. Ватаным Татарстан |