ҖИТЛЕККӘН с. 1) Үсеп, мөстәкыйль яши алырлык хәлгә килгән, балигъ булган. --- хәзерге заманның җитлеккән шәхесенә еш кына гадәти мәхәббәт җитеп бетми, --- ул, үзе дә аңлап җиткермәстән, универсаль хискә, ничектер, «икеләтелгән» --- хискә омтыла. Тигез гомер итегез!

2) Нинди дә булса эш өчен өлгергән, тулысынча әзер булган, тиешенчә белем, тәҗрибә туплаган. Институтның фольклор бүлеге югары дәрәҗәдә җитлеккән кадрлар үстерүче мәктәпкә әйләнеп бара. Н.Хисамов. Инде сугышта ике ел йөреп, бер аяксыз кайткач, --- аның холкы ныгыган, кыскасы, җитлеккән ир иде. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә