ҖИТЛЕГҮ ф. 1) Балигъ булу, өлгереп җитү; үсеп, мөстәкыйль яши алырлык хәлгә килү. Бары тик нәрсәгәдер омтылган балалар гына актив шәхес булып җитлегәләр. Тигез гомер итегез! Акчарлакның балалары бик тиз җитлегеп, мөстәкыйль яши башлый, бер атнадан инде кыю рәвештә суга керәләр. Кошлар. Тычкан баласы 2 –2,5 ай эчендә җитлегә. И.Рәхимов

2) Пешү, өлгереп җитү, формалашып бетү. Спора шытудан башлап, үсемлекнең тулысынча җитлегүенә кадәр күп еллар уза. И.Рәхимов

3) Тиешле үсеш дәрәҗәсенә җитү; срогын тутырып туу. Әйе, шундый җитлеккән, хәрәкәтчән булыр, томрап торыр аның баласы. М.Җәлил. Ана карынында тиешенчә яткан, җитлеккән балалар гына каш-керфек, куе чәч белән туа. М.Маликова. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәннәре йон белән капланган була. Хайваннар дөньясы

4) Тиешле дәрәҗәдә формалашу, үсү. [Ике канатлыларның] Барысының да бер пар канаты бар, икенче пары, җитлекмичә, бызылдагычка әверелгән. И.Рәхимов. Сөләйман балыксыманнар күбрәк диңгезләрдә яшиләр, шунда үсәләр, җитлегәләр, тукланалар, ә уылдык чәчү өчен елгаларга керәләр. Хайваннар дөньясы

5) күч. Берәр төрле план, идея формалашу. Бу атна эчендә Хисаминың башында бер мәкерле фикер --- җитлеккән иде. Г.Минский

6) күч. Нинди дә булса сәяси, иҗтимагый, фәнни һ.б.ш. эш өчен өлгереп җитү, әзерлек алу, җитешү. --- авылдан төзелешкә килеп, квалификацияле эшчегә әверелгән бу егет үз чорының лаеклы улы, аңлы гражданины, тормышны үзгәртеп коручы булып җитлегә. Ф.Мусин

7) күч. Тиешенчә эшләнеп бетү, әзер хәлгә килү, камиллеккә ирешү. Җитлекмәгән әйберләр газета-журнал редакцияләренә торган саен күбрәк килә, редакция хезмәткәрләре, аларны дөньяга чыгару өчен, торган саен күбрәк көч, вакыт сарыф итәләр. С.Шәмси

Җитлекми туган Тиешле үсү срогын тутырмыйча, тиешле үсеш дәрәҗәсенә җитмичә туган, кимчелекле. – Алар иртәрәк туган, – диде кыз, йомшак кына итеп... «Җитлекми туган» димәде «иртәрәк туган», дип, матурлап әйтте. М.Маликова; 2) Тиешле тәҗрибә алып өлгермәгән, әзерлексез; 3) хурл. Җебегән, булдыксыз

Җитлегә бару Торган саен җитлегүе арту

Җитлегә төшү Вакыт үткән саен ныграк җитлегү, тагы да бераз җитлегү. Соңрак, шәхес һәм әдип буларак җитлегә төшкәч, А.Расих тормышта юморның гына теше үтмәслек хәлләр белән очраша башлый. Ф.Мусин

Җитлегеп бетү Тәмам, тулысынча җитлегү

Җитлегеп килү Аз-азлап, акрынлап җитлегү. Саматов җитлегеп килгән бодай басуларына --- карап тора. Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә