ҖИТКЕРҮ ф. 1. 1) Акча, азык-төлек һ.б.ш. кирәк-яракны җитәрлек итү, җитәрлек күләмдә булдыру. Аңа, көннекен көнгә җиткерер өчен, әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ә.Фәйзи. Мөгаен, аны тормыш авырлыгы куркытадыр: фатир өчен түләү көн саен диярлек арта, балаларга чыгымнар үсә, әйберләр кыйммәтләнә, акчаны җиткерү кыенлаша. Ф.Дәүбаш 2) Билгеле бер вакытка, срокка кадәр бетермәү, сак тоту. Солдат башына яртышар кадак сохари бирделәр, иртә беләнгә кадәр шуны җиткерегез. М.Гали. [Гасыйм Сәләхович:] – Менә сиңа акча, шуны җиткерергә тырыш, әйбәт кенә йөр ---, – диде. Ә.Еники 3) Нинди дә булса әйбернең бер башын икенче бер чиккә туры китереп сузу, озынайту. Хәлим Нәҗипнең --- хәтсез үскән, аяк йөзләренә җиткереп тегелгән шинеле белән тагын да озынрак булып күренгән гәүдәсенә карап тыңлап торды. Г.Гобәй 4) Билгеле бер күләмгә тутыру. Заданиемне бүген йөз иллегә җиткерермен, аны белеп тор! М.Җәлил 5) Билгеле бер срокны көтеп алу, вакытны аның килеп җитүен санап үткәрү. Ашауга киткән вакытка «перекур» минутларын өстәп, ярты сәгатькә җиткерәсең дә килгән буразнаның читеннән кире кайтып китәсең. К.Кәримов. Бәлки, алар, менә тагын бер язны исән-сау җиткердек, дип сөенәләрдер. Ф.Яруллин 6) Билгеле бер вакытка кадәр сузу, югалтмый саклап калу. Җир йөзендәге башка барлык һәйкәлләрне дә узып китеп, данын мәңгелеккә җиткерергә тиеш була бу корылма. М.Юныс. Хисләрне ничек итеп саклап калырга, ничек итеп аларны, түкми-чәчми, бөтен гомер буена җиткерергә соң? Тигез гомер итегез! 7) Тапшыру, ирештерү, кемнеңдер хис-тойгыларын, фикерен, карашларын сөйләп, язып бирү. Алайса, зинһар өчен, сез аңа минем сәламемне җиткерегез! Ә.Еники. – Инде йомышыңны җиткер, морза, кем Йосыфҗан, – диде. М.Хәбибуллин. Миңа җиткерделәр, углан, Шайтан каласы нигезенә Болгар Ата үз-үзен корбан иткән, имеш. М.Хәбибуллин 8) Әләкләү; берәр начар эш турында кемгә дә булса хәбәр итү, әйтү. Ә кнәгинә, башы яшь булса да, Исмәгыйльне яратмый иде, илчеләре җиткерделәр бу хакта. М.Хәбибуллин. Хәйри үзе ул чакта яшьләр арасында булмаса да, аңа мактанчык байбәтчәнең сүзләрен бик тиз җиткергәннәр. Г.Минский. Зәкия җиткергән хәбәрдән бер генә мизгелгә күңелне тутырып, бөтерелеп алган сөенеч өермәсе, нишләптер, бик тиз сүнде. И.Низамов 9) Төзү, салу, кору, нәрсә дә булса булдыру, ясап кую. Су, җитмимен, дими – яр җиткерми. Ир, җитмимен, дими – мал җиткерми. Мәкаль. Дөнья куып, тегесен җиткерим, бусын булдырыйм, дип йөри-йөри, гомер үткәнен дә сизми яшибез. Ф.Яруллин. Хәзер үзе монда тормый, кайда да булса яңаны җиткереп кергән. Г.Гобәй 10) Тиешле дәрәҗәгә ирештерү. Кайвакыт маташасың-маташасың, нәрсәсендер җиткереп кенә булмый. Ф.Яруллин 11) Туган фикерләр белән уртаклашу, башкаларга да белдерү. М.Зәкиевнең «Түрки-татар этногенезы» китабы түркология фәненең зур бер казанышы булачак, аны, һичшиксез, басып чыгарырга, дөнья галимнәренә җиткерергә кирәк. Ф.Түркмән. Һәр ташында мәңгегә татар эзләре уелып калган Уралтаудан мин әнә шундый уйлар белән кайттым һәм болар турында милләтебезгә дә җиткерергә булдым. Ф.Бәйрәмова 12) сөйл. Әзерләү, әзерләп өлгертү. Малай кече якта аш җиткереп йөргән әбисе янына сыенды. Л.Ихсанова 13) Үстерү. Бай мужик кыяфәтендә киенгән, сакалын җиткереп, мыегын кыскарткан адәмне күрүгә, ул бер секунд кына аптырап калды. Г.Ибраһимов. Директор, сугыштан кулсыз кайткан Гәрәй абый, мәктәптә чәч җиткереп йөрүчеләрне бер дә яратмый. Ф.Яруллин 14) Артыннан куып тотарга ирек бирү. Болай иткәндә, Фәрит хәтта дөньяда иң яхшы шуучы малайга да җиткермәс. А.Шамов 2. ярд. ф. функ. хәзерге заман хәл фигыль янында: 1) Билгеле бер урынга, чиккә, ноктага китерүне аңлата. Юлы каян булса да булсын, тик Казанга илтеп җиткерсен. Мәкаль 2) Өлгертү, билгеле бер срокка үтәү. Шимбәгә китереп җиткерер дип, сүз алдылар. Г.Ибраһимов 3) Билгеле бер сүз янында килеп, шул сүз белдергән эшнең тулысынча үтәлүен белдерә. Мин пароходны яр янына китереп җиткердем. Ф.Әмирхан Җиткерә алу 1) Җиткерергә мөмкинлек табылу. Никтер, аны әни авызыннан ишетәсе килә, ни дип тә әйтеп җиткерә алмаган бер якынлык белән багланган анамның аны укуын тыңлыйсы килә. Г.Ибраһимов 2) Аңларлык, күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерү; тиешенчә төшендерү. Әгәр мин укучыга әйтергә теләгән фикеремне кыска шигырь яки хикәя белән җиткерә алам икән, минемчә, моның бер дә ояты юк. Ф.Яруллин Җиткерә бару Даими рәвештә җиткереп тору, һәрберсен, булган берсен җиткерү. Хезмәт хакын айныкын-айга җиткерә бару Җиткерә тору Даими рәвештә, һәрвакыт җиткерү, һәрберсен, булган берсен тапшырып тору. Туган бер яңалыкны, килгән бер хәбәрне шулар, каравыл өендә вак иләктән иләп, халыкка җиткерә торалар. Г.Бәширов Җиткерә төшү 1) Беркадәр, тагы да, бераз вакытка җиткерү 2) Беркадәр сузу, озынрак итү, тагы да озынайту Җиткереп бару Һәрберсен, булган берсен җиткерү, системалы тапшырып тору. Кайсы Германиягә хезмәт иткән, кайсы – Япониягә, илдәге иң яшерен хәрби серләрне җиткереп барганнар. Ф.Бәйрәмова Җиткереп килү 1) Күптәннән, элек-электән, эзлекле рәвештә җиткерү 2) Аз-азлап, акрынлап тиешле дәрәҗәгә, санга, күләмгә җиткерү. Акча җыюны тиешле суммага җиткереп киләбез Җиткереп тору Даими рәвештә, һәрвакыт җиткерү. Сталинград тирәсендәге җиңүләр бер канатландырса, киткән шәһәрләребезнең яңадан үзебезгә кайтуы турында Совинформбюро, көн саен булмаса да, әледән-әле җиткереп тора. Ф.Хөсни. Кайсы --- тегү машинасын әйләндерә белүче хәллерәкләр сугышка тун җиткереп торучы Казан байларына ялланды. Г.Бәширов. Йосыф бәкнең Мәскәүдәге озын колаклары да, Аллага шөкер, булган хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. М.Хәбибуллин Җиткереп яту Җиткерү алдында тору, әле, хәзерге вакытта, якын көннәрдә җиткереп бетерү. Әхәт абыйның күп еллар буш торып, әрем белән алабута баскан йорт урынында, күршеләре белән туганнары, өмә ясап, өй җиткереп яталар иде. Г.Бәширов |