ҖИТКЕЛЕКЛЕ с. 1. Бар яктан да җитеш; мул, бай. Ике-өч балалы булса, ир-атлы, җиткелекле тормыштан бөтенләй өмет өзеп, бөтен гомеренә михнәт чигәр өчен, тол хатын булып кала да мал-туарны киметергә, бөтен хуҗалыгын кысарга тотына. Г.Бәширов. Безнең халык әйткәндәй, «артык күп бервакытта да җиткелекле булмый». Н.Измайлова. Җиткелекле монда барсы да: телевизор, затлы шифоньер, Биек көзге тора каршыда. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Җитәрлек итеп, тиешенчә. Материалны җиткелекле җибәрмиләр. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә