ҖИТКЕЗҮ ф. 1) сөйл. к. җиткерү. Күз җиткезер, күз җиткезмәсә – сүз җиткезер. Мәкаль. Әйткән җиткезер, чаккан үтерер. Мәкаль

2) Төгәл итеп, шартын китереп башкару. Әллә җиткезеп яза белмиләр шунда. Г.Коләхмәтов

3) Төзеп чыгу, ясап кую. Каралты-кура җиткезү

Җиткезә тору 1) Һәрвакыт җиткезү, һәрберсен, булган берсен җиткезү

2) Җиткезерлек булу. Нагиев, булдыра алганча, эшем кешесечә күренергә тырышып, кыска, ләкин җиткезә торган итеп сөйләшергә тырыша иде. Ф.Хөсни

Җиткезеп кую Әзер итү, җиткезгән хәлгә китерү. [Сәлимов] Быел гына Идел буенда менә дигән бер дача да җиткезеп куйган. С.Сабиров

Җиткезеп тору Әле, хәзерге вакытта җиткезү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә