ҖИТКӘН с. 1) Өлгергән, балигъ булган. Һәрбер җиткән кыз кияүгә чыгарга тиеш. Бу – табигый нәрсә. Ә.Еники. Җиткән кызлар алъяпкыч итәгенә җыйган җиләкләрен табын янына китереп салалар. Ф.Яруллин 2) Зур үскән, кирәгеннән артык озын. Чәчләр җиткән, буй үскән, беләкләргә тагын да күбрәк куәт өстәлгән. Ф.Яруллин |