ҖИТЕШҮ ф.1. 1) Кызарып пешү, өлгерү, үсеп җитү. Алар артыннан кыяр, кишер, кавын шикелле кадерлерәк яшелчәләр җитешә. М.Әмир. Августта әле үләннәр ямь-яшел, чәчәкләр дә керфек кагалар, бакчаларда чия, алма җитешә. Д.Каюмова 2) Үсеп җитү, балигъ булу. Шул заман эчендә егетем камил ир булып җитешкән. Г.Ибраһимов. Гаиләсе бөтен, балалары бер дигән үсеп җитеште, күз тимәсен. З.Мифтахов 3) күч. Белгеч, профессионал булып өлгерү, үз эшенең остасына әйләнү. Ниһаять, түрк халыкларыннан да тарихка керерлек галимнәр җитешә... М.Зәкиев. Акрынлап Зәйнәп үз-үзен тотышындагы индивидуалистик моментлардан арынган, коллективчыл тойгылар белән янучы кеше булып җитешә. З.Рәмиев 4) Вакытына килеп өлгерү, кичекмәү. Мин үземне кая куярга белмәдем, Хәбибуллин җитешер микән? З.Хәким. --- эшемдә утырыш булачагын, сәгать дүртләрдә икәнлеген әйттеләр. Ярар, ярар, җитешермен, килми калмам дип уйладым. Ф.Яхин 5) Өлгерү, әзер булу. Яккан мунчам да җитешергә тора, мактап кына йөрүегез икән. Р.Низами 6) Барысына да өлгерү, кул җитү. Эш бик кызу. Ничек җитешәсең? Ш.Мөдәррис. – Җитәкчеләрнең эшләре күп була, җитешә алмыйлардыр, – диде ул. М.Маликова. Абзар тулы малың, казың, үрдәгең! Мин каян барысына да җитешим? Ф.Яхин 7) Барып ирешү, тапшырылу. Үзеңә хәер-догасы булып җитешер. Дин, дөнья өйрәтергә безгә мәктәп ачып бир. Г.Ибраһимов 8) Нинди дә булса халәткә, хәлгә җитү. Бер-беребезнең күкрәкләренә мылтык төзәп атышу дәрәҗәсенә җитештек. Г.Ибраһимов. Һәркемнең йөзендә кулы белән тотып, кармагына каптыру мәртәбәсенә җитешкән бер теләк балкый. Г.Ибраһимов 9) Куып җитү, артыннан өлгерү. Артыннан юлдашлары җитешкәндә, ул инде ашкынган хис атын авызлыкларга өлгергән иде. Ф.Яхин 10) җитешмәү юкл. форм. Сан, күләм, сыйфат ягыннан канәгатьләнерлек булмау, кирәк кадәр, җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Әти-әниләр ташысалар да, дачада һаман савыт-саба җитешми икән әле. Т.Әйди. Организмда Е витамины җитешмәве матдәләр алмашуның бозылуына һәм төрле органнарның шуңа бәйле зарарлануына, җенси функциянең көчсезләнүенә китерә. Урман аптекасы 11) Өскә чыгу, барлау, хисабын алу вакытында, акча яки нинди дә булса продукция исәптәге белән чагышмау, исәптәгедән кимрәк булу. Кайчак анда егерме мичкәләп спирт җитешми. Т.Гыйззәт. Май заводында ревизор, Санап бакса – җитешмәү зур. Ш.Галиев 12) сөйл. Фикерләү сәләте зәгыйфьрәк булу. Аңа бераз җитешми 13) җитеш(егез) боерык ф. форм. Табында кемне дә булса ашарга-эчәргә өндәү, кунакны кыстау сүзе буларак әйтелә. Җитешегез әле, кода, бары белән! Ә.Фәйзи. – Кыстатмагыз, җитешегез әйдә, – диде Сабира апа, өстәлдә яткан бизәкле кашыкларга ишарәләп. Р.Низами 2. ярд. ф. функ. -рга/-ргә кушымчалы фигыль янында: 1) Шул фигыль белдергән эшне үтәргә, башкарып чыгарга өлгерү-өлгермәүне аңлата. Алар [мишәрләр] җавап бирергә җитешми, ул кабат сорауларын тезә. Ф.Яхин 2) Алдында килгән фигыль белдергән дәрәҗәгә җитүне ачыклый. Мин туктадым, актык көчемне җыеп дигәндәй, беләгемне тартып алдым да, еларга җитешеп, көчкә-көчкә генә: «Нишлисез сез?» – дидем. Ә.Еники. Еларга җитешеп, атка ялынырга тотындым: – Баһ-баһ, җаным, харап итәсең бит. Г.Бәширов. Сабир уртада бөтерелә, ә аны шартларга җитешкән кып-кызыл битләр, көлүдән яшьләре чыккан күзләр --- уратып алган. З.Зәйнуллин ◊ Җитешмәгән җир (як, урын) 1) Җитешмәүчелек, мохтаҗлык. Хәтта инде ул вакытта бер дә җитешмәгән җир булмый, бар сәгадәт безне каршы алырга гына көтә. Ш.Камал; 2) Кемнең дә булса кимчелеге, йомшак ягы. Җитешмәгән ягыңны фаш итеп «өйрәтә» дигәннән... Н.Исәнбәт Җитешеп бару Даими рәвештә, һәрвакыт җитешү Җитешеп килү 1) Һәрвакыт, гел җитешү, нәрсәне булса да вакытында эшләргә өлгерә бару 2) Акрынлап килеп җитү, якынаю. Агыйделнең аръягына җитешеп килгәндә, таң аткан --- . Ф.Яхин Җитешеп тору Һәрвакыт, гел җитешү |