ҖИТЕШТЕРҮ I ф. 1) Яшәеш өчен кирәк булган матди әйберләр барлыкка китерү, нәрсә булса да эшләп чыгару. Инстинктив хезмәт нәтиҗәсендә табигатьтән әзер предметлар алынган, хезмәт кораллары, яңа продуктлар җитештерелгән. Ф.Сафиуллина. Ак чыршы, гадәттә, кәгазь җитештерүдә кулланыла. И.Рәхимов. Кайчакта аларны дару препаратлары җитештергәндә файдаланалар. Урман аптекасы 2) Нәрсәне булса да ясау, әзерләү, барлыкка китерү. Цехларга чимал җитештерү эше ифрат читенләшкән. Ш.Камал. Бары тик Әхмәт алачыгында гына корал эшләп, хуҗалыктагы оста мактанырдай барлык кирәк-яракларны җитештерәләр иде. М.Хәбибуллин. Авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү өчен умарта кортларыннан киң файдаланып, аларның уңышын шактый арттырырга һәм бер үк вакытта кыйммәтле туклану продукты булган бал һәм балавыз җитештерүне арттырырга мөмкин. Умартачыга ярдәмлек 3) Ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү. Колхоздан киткән яшьләр, әллә кайда читтә түгел, шушында, борын төбендә генә эшлиләр: кайсы – нефтьтә, кайсы – төзелештә, кайсы – тегүдә, кайсы – әти-әни җитештергән азык-төлекне сатуда. Ф.Яруллин. Шундый күләмдә көнбагыш җитештерү өчен, аның чәчүлекләрен 1 млн. гектарга киңәйтергә кирәк булыр иде. Умартачыга ярдәмлек 4) Азык-төлекне кулланырга яраклы итү; ризыкны ашарлык хәлгә китерү. Сый җитештердем, бик күп пешердем. А.Алиш 5) Төрле профессия белгечләре, кадрлар әзерләү, өйрәтү, укытып чыгару. Театр җитәкчелегенең һәм Сәнгать эшләре идарәсенең төп бурычларыннан берсе опера өчен милли художество кадрларын җитештерүдән гыйбарәт. М.Җәлил 6) күч. Сәяси эш өчен өлгертү, рухи, әхлакый яктан үстерү, чыныктыру. Шулай, көрәш һәм сынаулар юлы Хабулны аңлы көрәшче итеп җитештерә, революциягә алып килә. М.Гайнетдинов 7) Нәрсә дә булса кору, төзү; эшне төгәлләү. Колхозга яхшы каралтылар җитештерделәр. Г.Бәширов. Митри дәдәй, Хәлимнең сүзен тыңлап, үз тормышын, карчыгын калдырып, йорт җитештерергә килеп җитте. Г.Гыйльманов. Кайтсын гына, яңа йорт җитештерер әле Габдерахман. Ф.Яхин 8) күч. диал. Ирештерү, кемгә дә булса барып әйтү, җиткерү. Без бу эшләрне никадәр яшерен итәргә тырышсак та, барыбер аңа моны җитештерерләр. Ф.Бурнаш Җитештерә бару Аз-азлап, эзлекле рәвештә җитештерү Җитештерә башлау Җитештерергә тотыну Җитештерә килү Электән үк, даими рәвештә җитештерү Җитештерә тору Даими рәвештә, һәрвакыт җитештерү. Үзебез колхоз турында, ул җитештерә торган ашлык, ит, сөт турында --- сөйләшәбез, ә үзебез ике сүзнең берендә, «кәеф», «өмет», «рухи халәт», дибез. И.Низамов Җитештерә төшү Тагы да бераз җитештерү Җитештереп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә җитештерү Җитештереп кую Җитештерелгән хәлгә китерү, алдан җитештерү Җитештереп тору Һәрвакыт, гел, даими рәвештә җитештерү. Су көче белән эшли торган бу такта яргычы колхозның бөтен төзү эшләренә кирәкле тактаны җитештереп тора икән. М.Гали |